Эшче десант«Чәчәкләр утыртабыз»
Бөтен җиһан ямьгә төренә. Матур итеп кошлар сайрый. Чишмәләр челтерәп ага. Көннәр озая, төннәр кыскара. Күктә кояш балкый, болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык. Җир — гаҗәеп матур келәм. Аның бизәкләре — чәчәкләр. Ниндиләре генә юк аларның. Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Чәчәкләр, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алар урамнарны, паркларны бизи, шәһәр-авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә саклауга мохтаҗ.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.