«Истә, һаманда истә…»
Язучы-прозаик, драматург Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда элекке Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Азнакай районы) Урманай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Ул үзлегеннән күп укый, бигрәк тә матур әдәбият әсәрләре белән нык кызыксына. Г.Галиев балалар әдәбияты өлкәсендә активрак эшли, күп нәрсәләр белән кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, матур хыялларга бирелүчән балаларның үз тормышыннан җитди яки шаян эчтәлекле хикәяләр, табигать, җәнлекләр дөньясы турында әкиятләр яза. Аның бу төр хикәяләре һәм әкиятләре «Җәй көне», «Курайлы елга», «Чәчәкле малайлары», «Күңелле хикәяләр», «Без авылныкылар» кебек җыентыкларында урын алган.
Быел Гариф Галиевка 120 ел тулу уңаеннан Шәйморза авылы китапханәсендә «Истә, һаманда истә…» дигән темага китап күргәзмәсе, китапларына күзәтү оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.