«Гаилә бәхете — ил иминлеге»
15 май — Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Гаилә бәхете — ил иминлеге» исемле китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра.
Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әңгәмә барышында китапханәче кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер-береңне хөрмәтләү хакында сөйлиячәк. Күргәзмәдә гаилә психологиясен һәм мохитен җайга салу буенча китаплар куелачак. Авторлар чын хатын-кызларның гаилә мөнәсәбәтләрен саклау серләрен ачалар, уңай фикерләү аша тормышны яхшы якка үзгәртү турында файдалы киңәшләр бирәләр.
Рәхим итегез!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.