Китап —белем учагы. Познавательный час ко дню библиотек.
Китап — тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.
тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.
Балалар, китап безне ниләргә өйрәтә соң?
— Китап әдәпле булырга өйрәтә.
- Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.
- Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.
- Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.
- Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.
- Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.
Китап — белем чишмәсе.
- Китап — галим, телсез мөгаллим.
- Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.
- Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә.
- Китапсыз көн — югалткан көн.
- Китап — ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе…
- Китапны дусны сайлаган кебек сайла.
- Китап — бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.
- Күп укысаң, күп белерсең.
- 2 апрель — Бөтендөнья балалар китабы көне.
- 2 апрель — бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Андерсен әкиятләрен укып үсмәгән малайлар, кызлар бар микән? Булса, алар инде дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә, иң саф йөрәкле, иң ихлас күңелле геройларның кайда яшәгәнен дә белмиләр. Китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр алып килүен дә аңламый калалар.
Г.Х. Андерсен китапларыннан күргәзмә.
Китап — киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы –
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.