Таң атар, башланыр ак тормыш.
Нәҗип Думави Аксубай районындагы Яңа Дума авылында 1883 елның 19 маенда туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Унбер яшендә Кизләү мәдрәсәсенә илтәләр. Анда бер кышны укып чыккач, Казандагы Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә керә. Аны биредә Һади Максуди да укыта. Нәҗип Думави татар балалары өчен ачылган рус мәктәбендә дә укый. Н. Думави акча юнәтү теләге белән казакъ далаларына китә. Чистайда, Кизелдә, Буби мәдрәсәсендә, Рязань губернасының Вәрәки авылында һәм Үзбәкстанда балалар укыта.1911нче елда жандармерия Буби мәдрәсәсен тар-мар китерә, мөгаллимнәрне кулга ала, шәкертләрне тарата. Н.Думави да кулга алына һәм Сарапул төрмәсендә тугыз айдан артыграк утырып чыга.Н.Думави 1904-1905 елгы Япон һәм 1914нче елгы империалистик сугышларга алына, яралана. 1921-1925 елларда туган авылында мулла була.1933 елның 5 маенда Сәмәркандта вафат була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.