«Батырларны искә алып, гөл куйыйк бәйләм-бәйләм»
8 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан митинг була. Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алабыз.
Кызганычка каршы, безнең җирлектә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Әмма сугыш елларында алар күрсәткән батырлыкны безнең онытырга хакыбыз юк, тыл ветераннарына бүләкләр тапшырыла.
Бөек Ватан сугышында башларын салган, хәбәрсез югалганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салына. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң истәлек фотосына төшеп, бу көннәр шулай бәйрәм рухында гына узсын, сугыш елларының авырлыгы башка кабатланмасын дигән теләк белән катнашучылар өйләренә таралыша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.