Әдәби сәгать««ягым-яшел бишек»
Халкыбызның тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, фәлсәфәсен яктырткан әсәрләр мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларына да кертелгән. Татар халык язучысы Г.Бәширов әсәрләре шундыйлардан. Аның “Туган ягым — яшел бишек” исемле повесте яшь укучыларны халкыбызның электән үк сакланып килгән гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы белән таныштыра, аларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияли.
“Туган ягым — яшел бишек” — билгеле булганча, автобиографик әсәр. Шуңа күрә балачак елларын үз эченә сыйдырган тулы бер китапта Г.Бәширов кичерешләренең инде тормыш тәҗрибәсен туплаган шәхес югарылыгыннан чыгып сурәтләнүе, укучы аңына җиткерелергә тиешле фикерләрнең, тормыш концепциясенең сайлап алынган булуы да әсәрнең әдәби-эстетик һәм педагогик яктан яңа буын тәрбияләүдә зур гамәл башкаруын дәлилли.
Әсәрнең күләме зур, шуңа күрә мәктәп программасына кертелгән дәреслекләрдә укучыларга повестьның өзекләрен сайлап укыту тәкъдим ителә. Повесть үз эчендә кечкенәрәк күләмле, ләкин мөстәкыйль сюжет-вакыйгалардан торган, барысы бергә авторны шәхес буларак милләт язмышыннан аерылгысыз халәтендә һәр яклап гәүдәләндергән бүлекләрдән гыйбарәт. Һәр бүлекнең үз тарихы, мәгънә катламы автор югарылыгыннан бәяләнеп, нәтиҗәле хикәя төсмерен ала. Әсәрнең һәр бүлеге укучыларда әдәби-эстетик, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә ярдәм итә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.