Халкыбызнын куркэм йолалары. Информационно-познавательный час.

Событие завершилось

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары — кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна