Уенфест
Татар халык уеннары балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия. Алар балаларның физик сыйфатлар, барыннан да бигрәк, җитезлек, өлгерлек тәрбияли. Уйнаганда, төрле хәрәкәтләр башкарганда, мускуллар ныгый, бу исә хәрәкәт итү органнарының дөрес формалашуына уңай йогынты ясый. Ярыш шартлары балалардан зур физик киеренкелек, игъттибар тәләп итә. Уеннар вакытында эш күләменең үзгәреп торуы, катлаулы хәрәкәтләрнең җиңелерәкләре белән чиратлашуы кан әйләнеше һәм сулыш органнарының эшчәнлеген яхшырта.
Уеннарны башка төр физик күнегүләр белән чагыштырганда билгеле бер система буенча уздырганда, баланың холкы үсеш-үзгәреш кичерә, камилләшә. Халык уеннары уздыру буенча методик киңәшләр дә, уен үрнәкләре дә күп китапта чагылыш тапкан. Ә менә татар халык уеннары, бигрәк тә хуҗалык-көнкүреш чагылдыра торганнары, милли образлар әлегә чагыштырмача аз өйрәнелгән.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.