«Сугыш урлаган балачак…»–сугыш чоры балалары белән очрашу.
22 июнь — илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге — 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27 миллионлап кешесен югалта. Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. шуны исәпкә алып, без Карамасар авылы мәдәният йортында “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән чара оештырабыз. Авылыбызда яшәүче шушы чор балалары белән мәктәп укучылары арасында очрашу булачак. Чараның максаты: җылы итеп аралашу, аларның һәркайсының тормыш тарихын тыңлау, һәркемнең үз язмышы һәм гомере буена саклап йөрткән үз хәтер хатирәләре белән уртаклашу.Чарада дүрт сугыш чоры баласы катнашыр дип көтелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.