«Гаделлек җырчысы»
Язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов 1933 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гайләсендә туа. 1987 елдан Марат Әмирханов–«Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»)журналының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. Нәфис әдәбият өлкәсендә М.Әмирхановның беренче әсәре–«Алаяк» дигән хикәясе–1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул күбрәк шушы жанрга игътибарын юнәлтә. Бигрәк тә ул үзен юмористик хикәяләр остазы итеп таныта. Марат Әмирханов–Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Китапханәдә «Гаделлек җырчысы» дип китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.