«Моңлы Тукай–җырлы Тукай»
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Тукай үлгәндә бит аңа барлыгы егерме җиде яшь кенә иде. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәде, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырды; аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан 25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә ”Моңлы Тукай- җырлы Тукай” дип исемләнгән әдәби — музыкаль кичә үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.