«Кошлар — яшеллек сакчылары»
25нче апрель көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышланган мәгълүмат сәгате узачак. Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр. Кошлар –безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар — табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез. Шулай ук чарага килгән китап укучылар арасында «Кошлар — безнең дусларыбыз» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.