Әдәби сәяхәт. Балалар фольклор дөньясы.
Чара башында балаларга фольклорның нәрсә икәне аңлатыла, әлеге жанрга нәрсәләр керә икәне әйтелә. Кичә барышында балалар белән сынамышлар, әйтемнәр, тизәйткечләр, мәкальләр, такмазалар, санамышлар, табышмаклар һәм башкаларны искә төшерелә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар — халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Чараның икенче өлешендә нәниләр белән “Кәрия-Зәкәрия”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Йөзек салу”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” кебек җырлы-биюле уеннар уйнала. Чарага куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.