«Догалы еллар хатирәсе»
Марат Әмирханов 1933 елның 22 апрелендә Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гаиләсендә туа. Марат Әмирханов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. М.Әмирхановның беренче әсәре — «Алаяк» дигән хикәясе — 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Туксанынчы елларның урталарыннан башлап М.Әмирханов прозаның эрерәк жанрларында иҗат итә. Сугыштан соңгы авыл тормышы, ярату, тугрылык, дуслык, мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт, әхлакый темаларны һәм гыйбрәтле кеше язмышлары аша яктырткан «Үлмә, Әхмәтхан!», «Гөлнәзирә», «Тәгәридер гомер арбасы», «Мөкәррәмә», «Кайтаваз» повестьлары, «Тәкъдир», «Тояк эзе» романнары әдип иҗат колачының фикри һәм сәнгати яктан һаман киңәя, тирәнәя баруы турында сөйлиләр.
Язучы, журналист, публицист,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Әмирхановка 90 яшь тулу
уңаеннан Күл — Черкен авылы
китапханәсендә «Догалы еллар хатирәсе» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.