«Тукай әкиятләре — »бездә кунакта»
25.04.21 мәдәният йорты белән берлектә “Тукай әкиятләре –бездә кунакта” дип исемләнгән әдәби кичә.Кичәгә “Тукай кайта безгә hәр язда “китап күргәзмәсе,китапханәнең түрендә — Тукай портреты, “Мин Тукайга киләм” дигән баш астында балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын ала. Кичә “Тукай маршы” белән башла. “Әллүки” дигән җыры тыңланыла,Габдулла Тукайның тормыш юлы hәм иҗаты белән танышу . Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре укыл, фикер алышу.Кичәдә Алимова Наилә апа үзе язган”Син бәхетле Тукай –үлемсез”шигерен яңгыратыр. Кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык кичәне тагын да ямьләндереп җибәрер. Кичәдә катнашкан һәрбер балага “Тукай эзләреннән үтү — үзе бер гомер, аның иҗаты алдында баш ию — үзе бер бәхет” икәнен аңлату, Тукай сүзләренә язылган “И туган тел “җыры белән тәмамлау.
Максат: Тукай иҗатына кызыксыну уяту, милли әдәбиятка, мәдәниятка, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.