Габдулла Тукайның туган көне

Событие завершилось

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,  һичшиксез,  Г абдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

   Габдулла Тукай… Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр.

  Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй класста укыганда "Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап, аның тормышы белән  танышкан идек. Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән — өйгә, кулдан — кулга күчә Тукай. Ата — анасын  яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди  дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

   Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

   Әйе, Габдулла  Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!

   Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап  гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Кукморского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна