«Шүрәлеләр аланында»
Апрель ае — ул бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Китапханәбездә әлеге Тукай айлыгы кысаларында төрле очрашулар, уеннар уза. Шул чараларны дәвам итеп китапханәбездә «Шүрәлеләр аланында» исеме астында үзенчәлекле күргәзмә ачылачак. Киселгән агач тамырларын казып алып, аны чистартып, эшкәртеп һәм үзгә бер формага кертеп ясалган «Шүрәлеләр» төрле. Зурлыгы, үзенчәлекле серлелеге белән дә үзенә җәлеп иткән бу кул эшләре аерым бер зур игътибарга лаек. Күпләр күрмәгән матурлыкны табып, аны башкалар да игътибар итәрлек дәрәҗәгә җиткерү әлбәттә зур хезмәт сорый. Аларның авторы –Долганова Галина ханым белән танышу, кызыклы вакыйгаларны, бераз эш барышын күзәтү укучыларны җәлеп итәр дигән фикердә күргәзмә үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Килегез, күрегез, сокланыгыз. «Шүрәлеләр аланында» күргәзмәсе табигаткә карата сак карашны тагын да арттырыр дигән теләктә калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.