Утлы еллар поэзиясе
Яшьләр һәм укучылар арасында патриотик тәрбия эше алып баруда аларны сугышчан, хезмәт традицияләре, ватан тарихына, шул исәптән совет чоры тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһим урын алып тора. Бөек Ватан сугышы чорын гына алыйк… Халыкның ул чордагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм ничек көчле булган. Халык Ватан — Ана өчен көрәште һәм эшләде. Алар, изге җирнең, ата — баба җиренең никадәр олы сәгадәт булуын аңлап, үлем белән йөзгә — йөз очрашкан, күпләп ятып калган аяусыз көрәштә дошманга бирелмичә, җиңүгә ирешкән. Герой шагыйрь Муса Җәлил әйткәнчә, патриотизм… кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә шул. Шушы максатларны күздә тотып, китапханәбездә “Утлы еллар поэзиясе” дип исемләнгән әдәби — музыкал очрашу булачак. Очрашу кунаклары Ф.Вәгыйзев (сугыш елларын яктырткан хикәяләр авторы), Н. Гапдуллин (эзтабар язучы). Алар 1941 елда туган сугыш чоры балалары, яшь буынга үзләренең балачак еллары хакында сөйләп, иҗатлары белән таныштырачаклар. Бөек Ватан сугышы булып узган еллардан калган табылдыклар — каска, кыр сумкасы, көрәк, штык, калак, кружка һәм башкалар күргәзмәдә урын алды. Патриотик рухта узачак очрашуны Марат Файрушин башкаруындагы җырлар тагын да тулыландырачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.