«Карга боткасы» фольклор мероприятие
"Карга боткасы" — ул бик элеккеге чорлардан ук халкыбызның сакланып калган йола бәйрәме. Халкыбыз яз килүне, салкын кышлардан соң, бик зарыгып көткән. Ә каргалар килгәч, көннәр, чыннан да җылына бит. Бик күпләре, язны каргалар алып килә дип ышанганнар. Алар килгәч, бер матур көнне сайлап, бәйрәмне үткәргәннәр. Өйдән — өйгә йөреп, кемнәндер ярма, кемнәндер тоз, май, я булмаса йомырка җыеп, табын әзерлиләр. Ботканы пешерүчене дә билгеләп куялар. Шул ботка пешеп җиткәнче, бергәләп җыр — биюләр, такмаклар белән, төрле кызыклы уеннар белән, күңел ачканнар. Такмакларда халкыбызның изгелеге, мәрхәмәтлелеге, һәм югары көчләрдән киләсе елга уңыш сораулары чагылган. Ботка пешкәч, барысы бергә җыелып, булганы белән сыйланганнар, ә калганын кошларга калдырганнар. Менә шуннан бәйрәмнең исеме дә ябышып калган. Без авылыбызда бу йола бәйрәмен ел саен үткәрәбез. Чараның максаты: балаларыбыз халкыбызның йолаларын онытмасын, бергәләп күңел ачып, бер — берсе белән дус булсыннар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.