Тукай эзләре буйлап- читаем стихи Тукая
Тарих бик күп
исемнәрне белә.
Бөек исемнәргә дөнья бай,
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Халкым күңеленә ак нур
сиптең,
Кара төндә булдың якты ай,
Шаулы язның сүнмәс тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар! Безнең бүгенге кичәбез татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышлана.
Казах язучысыбөек Тукаебыз турында менә шундый сузләр әйтеп калдыра:
-Без, казах язучылары, Г.Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип
саныйбыз. Тукай безне бөек рус әдәбиятына, алдынгы урыс культура-сына
якынайтучы булды.
Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен ул, ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.