«Витаминнар кайда яши?»
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Кешеләрнең сәламәт яшәве һәм таза булып үсүе өчен витаминнарга бай, төрле ашамлыклар белән тукланырга кирәк. Витаминнар җитешмәгәндә кеше төрле авыруларга бик тиз бирешә. Төрле азык белән тукланган укучылар сирәк авырыйлар һәм таза — сау булып үсәләр. Бу мавыктыргыч конкурслы танып белү чарасына 1-2 сыйныф укучылары чакырыла. Балалар, ике командага бүленеп, витаминнар турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр, карточкалар ярдәмендә яшелчә, җиләк– җимешләрдә нинди витаминнар барлыгын ачыклаячаклар. Табышмаклар конкурсында җавапның кайсы әкияттән икәнен дә белергә кирәк була. Китапханәче витаминнар турында язылган китаплар белән таныштырачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.