Экологик кичә « Җир нигә елый?»
Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә
алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн — Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү; табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү; табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан китапханәдә “Җир нигә елый?” исемле экологик кичә уздырырга планлаштырыла.
Кичә барышында, катнашучылар үсемлекләр турында табышмаклар, табигать турында мәкальләр, кроссвордка җаваплар бирәләр. Экологик кичә 22 апрель көнне 14.00 сәгатьтә узачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.