Китап киштәсе«Космос-кичә, бүген, иртәгә»
Хәзерге балалар бу датага игътибар итәме икән? Ә без ул космос дигәннәре белән җенләнеп үстек. 60 елларда космоста бер-бер артлы ике дистәдән артык кеше булып төште. Аларның һәрберсенә Герой исеме бирелде. Гагарин, Титов, Николаев, Попович, Быковский, Терешкова, Комаров һәм башкалар… Бик күп малай кызлар күңелләрендә шуларның берсе буласы килү теләген йөртте.
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.