«Чиксез галәм серләре»
Космонавтика көне-илебез тормышында мөһим вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Шул уңайдан Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә, кече яшьтәге китап укучылар өчен, танып-белү активлыгын үстерү, космос, космонавтика һәм космонавтлар турында белемнәрне формалаштыру максатыннан “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалачак. Чара башында китапханәче балаларга космонавтика көне турында бераз мәгълүмат биреп, балаларның космос, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен тикшерәчәк. Катнашучылар кеше тарафыннан Космосның барлыкка килү тарихы турында кызыклы фактлар белерләр, табышмаклар чишеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табырлар дигән ышанычта калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.