Шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә 100 ел «Бәхетле кеше, бәхетле шагыйрь». Иҗатына күзәтү.
Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 апрелендә хәзерге Казакъстан ССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала районы Урда авылында эшче гаиләсендә туган. Мәхмүт Хөсәен мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына һәм шигырьләр яза. Беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәр «Пионер каләме» журналы битләрендә басыла. «Артек» пионер лагерендә була. 1941 елда Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт пионервожатый, «Ленинское знамя» газетасында әдәби хезмәткәр, «Экпенды» промартелендә культмассовик булып эшли.
Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуаш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч мөстәкыйль җыентыгы бар (шуның икесе — казакъчага тәрҗемәдә). Мәхмүт Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде. Мәхмүт Хөсәен — 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Мәхмүт Хөсәен 1993 елның 15 мартында вафат булды. Дәрвишләр зиратында соңгы сыену урынын тапты.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.