«Көлке куа килә» Бәйрәм дискотекасы
Бүген — көлке көне. Әлеге бәйрәмнең кайчан, ничек барлыкка килүе билгесез. Кемдер, мәзәк көне Борынгы Римда февраль уртасында билгеләп үтелгән, ди, кайберәүләр бәйрәмне, Борынгы Һиндстанда барлыкка килгән, дип сөйли. Шулай ук 1 апрель көнен Ирландия халкы бер-берсенә мәзәк сөйләп үткәргән, дигән фикер дә бар.
Бер риваять буенча, бәйрәм Монтерей исемле Неополитан короленә бәйле рәвештә барлыкка килгән. 1 апрель көнне аңа, җир тетрәү тәмамлангач та, бүләккә күп итеп балык китергәннәр. Бер ел узгач, ил башлыгы нәкъ шундый балык сораган. Пешерүче андый балыкны таба алмагач, башкасын әзерләгән, ләкин җитәкче “алдауны” шунда ук белгән һәм рәхәтләнеп көлгән. Бәлки, нәкъ менә шул вакыттан бирле 1 апрель көнен бер-береңне алдалап, мәзәк сөйләп үткәрә башлаганнардыр да.
Кыскасы, бәйрәмнең барлыкка килүе турында фикерләр күп. Язма чыганакларда, тәүге тапкыр ул 1686 елда Fools Holiday (Җүләрләр бәйрәме) исеме астында телгә алына.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.