«Язгы хәлсезлектән киңәшләр»
Яз җитүгә, организм аптырашта кала. Табигатьтәге үзгәрешләргә яраклаша алмыйча, бу чорда кайбер кешеләр үзләрен начар хис итә. Моннан ничек котылырга? -Үзегезне су процедураларына ияләштерегез. Берсүзсез, алар арасында беренче урынны мунчага бирергә кирәк. Мунчада кан тамырлары табигатьтә еш була торган үзгәрешләргә тиз яраклашырга өйрәнә. -Әгәр дә мунча керергә яратмасагыз яисә
-Үзегезне су процедураларына ияләштерегез. Берсүзсез, алар арасында беренче урынны мунчага бирергә кирәк. Мунчада кан тамырлары табигатьтә еш була торган үзгәрешләргә тиз яраклашырга өйрәнә.
-Әгәр дә мунча керергә яратмасагыз яисә мөмкинлегегез юк икән, үләннәр салып ясалган ванна ярдәмгә килер. Ул сәламәтлек өчен файдалы һәм тәнгә сихәт бирә. Тигез өлештә меңьяфрак, кылыч үләне тамыры, мәтрүшкә, әрем, нарат бөресе алып ясалган ванна нервларның киеренкелеген бетерер, тонусны күтәрер, эшкә сәләтлелекне арттырыр һәм организмны ныгытыр.
-Кычытканнан, ак чәчәктән, каен яфрагыннан, әрекмән тамырыннан ясалган ванна алмашыну процессларын нормальләштерергә, организмның инфекцияле авыруларга каршы торуын көчәйтергә, кәефне күтәрергә сәләтле.
-Баш авыртуын, нервларның ярсуын, арыганлыкны бөтнек, мәтрүшкә, ак чәчәк ванналары «юып» төшерер.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.