«Сәламәт тәндә — сәламәт акыл»
7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу бәйрәм — үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Бәйрәмне 1948 елда билгели башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади — бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән. Сәламәтлек — ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Бикбау авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, файдалы киңәшләр оештырыла.
--Сәламәт яшәү рәвеше — сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, үзеннән — үзе аңлы рәвештә, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Спорт белән шөгыльләнү, һәр көн иртән күнегүләр ясау да физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыта.
"Сәламәт тәндә — сәламәт акыл" дип аталган уен-дәрес үткәрелә. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында сөйләнә, хәтерне һәм фикер йөртүне үстерү күнекмәләре булдыру максатыннан, төрле уеннар оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.