Мин кулыма китап алам.
Китап — тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. . 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятче Г.Х. Андерсен туган көнендә билгеләнә. .Балалар китабы коне унаеннан авыл китапханәчесе балалар бакчасында кунакта була. Аларны кызыклы китаплар белән таныштыра, әкиятләр укыла. Балалар узләренең яраткан китаплары турында сөйлиләр, мәкальләр-табышмаклар әйтелә.Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында беләләр.Яңа китаплар белән танышалар.Шулай ук балалар өчен “Китаплы балачак илендә”китап күргәзмәсе дә оештырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.