Тылсымлы әкиятләр.
Китап — тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. . 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятче Г.Х. Андерсен туган көнендә билгеләнә. .Балалар китабы коне унаеннан авыл китапханәчесе балалар бакчасында кунакта була. Аларны кызыклы китаплар белән таныштыра, әкиятләр укыла. Балалар узләренең яраткан китаплары турында сөйлиләр, мәкальләр-табышмаклар әйтелә.Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында беләләр.Яңа китаплар белән танышалар.Шулай ук балалар өчен “Китаплы балачак илендә”китап күргәзмәсе дә оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.