«Кошлар– безнең дусларыбыз»
Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар — табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар, иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.
Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Балаларга кошлар турында экологик белем бирү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, мөстәкыйль рәвештә фикерләүләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан 22 март көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә"Кошлар — безнең дусларыбыз" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.