«Китап–белем чишмәсе»
Китап — тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.
Укучыларның китап турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту. Шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре тудыру. Китап әдәпле булырга өйрәтә.
Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә. Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли. Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә. Китап, беркайчан да үзенең кыйммәтен югалтмаячак, чөнки ул кеше тормышында юл күрсәтүче төп маяк булып тора.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.