«Хуш киләсен Нәүрүз»
2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны «Халыкара Нәүрүз» көне дип игълан итте. Гадәттә Нәүрүз билгеле бер тәртиптә язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килеүнә бәйле үткәрелә. Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз — ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бәйрәмнең хуҗасы-сөйкемле Нәүрүзбикә.
Бәйрәмнең төп йолалары матур итеп киенеп, Яңа ел теләкләре әйтеп, бергәләшеп өйдән өйгә йөрүгә кайтып кала. Анда күбесенчә балалар катнаша, еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Өй хуҗалары аларга пешкән күмәчләр, крендельләр һәм башка тәм-томнар бирәләр. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Хуш киләсен Нәүрүз» дигән темага бәйрәм көне үткәрелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.