«Уйныйбыз, уйныйбыз, уйнап хич тә туймыйбыз!»
Ни өчен без балалар белән аз уйныйбыз? Күпләрне борчыган бу сорауга бергәләп җавап табарга тырышыйк әле. Баланың уен эшчәнлеген дөрес оештыру, аны мөстәкыйль уйнарга өйрәтү баланың яштәшләре белән аралашуында, дөрес танып белү үсешендә чагылыш таба. Күпчелек ата — аналар баланың уенчыгы никадәр күп, шулкадәр яхшы дип саный. Бу — зур ялгышлык. Уенчыктан башка да уен оештырып була бит. Хәзерге балаларның иптәшләре белән уен оештырып уйнамавы өлкәннәрнең дә уеннарның эчтәлеген белмәве, өлкән буын аша тапшырылган халык уеннарының яшьләр тарафыннан тиешенчә кабул итеп алынмавы, вакыт җитмәве белән дә бәйледер. Уен тылсымлы көчкә ия бит ул. Дөрес оештырылган уенда иң оялчан, аз сүзле бала да ачыла, курку, кыенсыну хисләрен оныта.
Мәдәният йортында, татар халкының матур күмәк уеннарын уйнар өчен, яшьләрне көтеп калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.