Выставка, посвященная творчеству Гузель Адгам

Событие завершилось
6+

Гүзәл Әдһәм иҗатына багышланган күргәзмә «Шәһесләр белән бизәлә туган як тарихлары»

Шакирова (Габдрахманова) Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елның 9 мартында Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк сәхнәгә тартылып, концерт-спектакльләрдә актив катнаша.Мәктәптә укыганда беренче хикәяләре район газетасында, «Яшь ленинчы» һәм «Ялкын»да даими басылып килә. 1976 елда Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, аңа КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юллама бирелә. Ул студент елларында фәнни эш белән шөгыльләнә, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба, университетның татар халык хорында җырлап, Алма-Ата, Вильнюс шәһәрләрендә гастрольдә дә була.

1981 елда университетны уңышлы тәмамлагач, Актаныш районының Татар Суыксуы һәм Сәфәр мәктәпләрендә татар теле, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген экстерн рәвештә читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный. «Сүнгән йолдызлар», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Миркәй белән Айсылу» һ.б. әсәрләрне уңышлы сәхнәләштереп, Үзешчәннәрнең Бөтенроссия смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты медальләренә лаек була, Профсоюз өлкә камитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Гүзәл Әдһәм — 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә язучы иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Рәхим итегез!

Сведения предоставлены организацией Арский историко-этнографический музей «Казан арты» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна