«Нәүрүз — халкыбыз бәйрәме»
21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне.Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме. Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган. Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан — буынгакүчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау — төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу- тормыш гел шулай баллы булсын дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, бер — берсенә су сибешеп уйнаганнар. Бу көнне буй-буй итеп, 7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүенә карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.
Бу көнне Күл-Черкен авылында китапханә, мәдәниять йорты һәм мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.