«Нәүрүз — язгы бәйрәм»
21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне.Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме. Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган. Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан — буынгакүчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау — төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу- тормыш гел шулай баллы булсын дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, бер — берсенә су сибешеп уйнаганнар. Бу көнне буй-буй итеп, 7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүенә карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.
Бу көнне Түбән Наратбаш авылында китапханә, мәдәниять йорты һәм мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.