«Моңнар ява»
«ВәТ, өчпочмак» проекты кысаларында узучы «Моңнар ява.» дип исемләнгән әдәби — музыкаль очрашуга шәһәребезнең китапханәләр берләшмәсенең икенче филиалында, кырык елдан артык гомерен китапханә мөдире булып эшләгән, дүрт китап, утыздан артык популяр җыр сүзләре авторы, 21 илдә сәяхәт кылган Альбина Мортазина Зөфәр кызы чакырылды. “Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла һәм автор-башкаручы, популяр җырларга көй язучы композитор Рамил Әсхәдулла, иҗатташ дусларының фикерләрен ишетеп, язучы белән аралашу мөмкинлеге булган җырлы, шигриятьле кичәгә матур әдәбиятка битараф булмаганнарны көтеп калабыз. Очрашуга килгән тамашачылар «Күңелгә уелган мизгелләр» дип аталган фотокүргәзмә һәм “Үзебезчә языйк әле…” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышып күңелләренә матурлык алып, җаннарына рухи азык алырлар, дигән өметтә калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.