«Тормышка мәхәббәт»

Событие завершилось
16+

Әхмәт Фәйзи (тулы исем Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин, 1903 елның 11 марты — 1958 елның 11 августы) — танылган татар язучысы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 

Әхмәт Фәйзи әдәби иҗатын 1916 елда башлый. Беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле. Шигырьләрендә ул шул заманда барган зур вакыйгаларда кеше шәхесенең үсешен сурәтли. Аның 1930-елларда язылган «Флейталар» поэмасы, гомумән, совет чоры татар шигъриятенең үзенчәлекле казанышларыннан берсе булып исәпләнә.

Фәйзи иҗатында юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр поэтик әсәрләрендә ул карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдалана. Әдип шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр («Каен себеркесе», 1958), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй») авторы буларак та заманында киң популярлык казана.

Драматург буларак Ә.Фәйзи иҗатының башлангыч чорында, нигездә, кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең иҗат мирасында ике дистәдән артык шундый пьеса билгеле. Аның «Матурлык дөньясында» исемле беренче комедиясе Уфа сәхнәсендә 1920 елны уйнала.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна