Жырлыйк эле. Вечер караоке.
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле дуслар!
Һәммәгезгә, һәммәгезгә,
Олыгызга кечегезгә.
Яшегезгә, картыгызга,
Эштә уңган, хезмәт сөйгән
Кадерле, кунакларга, дусларга!
Без бүген “Җырлыйк әле” кичәсен башлыйбыз.Бүгенге кичәдә моңлы җырчылар, оста биючеләр, катнаша. Әйдәгез аларны каршы алыгыз.
Йолдызлар бергә җыелган
Сәхнәбезнең түренә.
Рәхәтләнеп күңел ачыйк
Бәйрәм бит бүген бездә.
Сезнең каршыгызда моңлы тавышлы
Сезнең каршыгызда моңлы тавышлы кызыбыз------ җырын башкара.
Алып баручы:
Ал да булыр чагыбыз
Гөл дә булыр чагыбыз
Без җырламый кем җырласын?
Безнең җырлар чагыбыз.
“” җырын җырлый.
Алып баручы:
Тыпыр-тыпыр биергә
Беләсезме ни кирәк?
Дәртле көй дә, матур буй-сын,
Һәм дә осталык кирәк.
Каршы алыгыз кызлар башкаруында “Каз канаты” биюе
Алып баручы:
Сезнең каршыгызда “Зоренька” ансамбле чыгыш ясый, алар “ Күбәләк” җырын башкаралар, көчле алкышлар белән каршы алыгыз.
А. Б. Әйе-әйе, бик осталар
Җыелдылар бу залда.
Ләкин сез дә онытмагыз,
Бик көчле алкышларга.
Алып баручы:
Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Сезнең каршыгызда _____________ “” җырын башкара.
Алып баручы: Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,
Очрашырга язсын җыелып.
Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.