Прозаик һәм драматург Дәрҗия Аппковага 125 ел «Һаман исән кебек тоела»

Событие завершилось

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова — 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның әсәрләре инглиз, рус, үзбәк, казах, уйгур, еврей телләренә дә тәрҗемә ителгән. Ләкин, ни өчендер соңгы елларда онытылыбрак бара, китаплары да юк диярлек, 125 ел тулса да, вакытлы матбугатта да аңа игътибар аз бирелде. 

Дәрҗия Аппакова — 1898 елның 2 мартында күршедәге  Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа һәм унөч яшенә кадәр шунда, матур табигать кочагына урнашкан туган авылында яши. Үзе кебек үк авыл балаларының авыр тормышын күреп, чәчәкле болыннарда уйнап үсә ул. Белемгә омтылган унөч яшьлек кыз баланы әти-әнисе Казанга укырга җибәрә. Монда ул керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Казан күргәзмә мәктәбендә  һәм туган авылы Байголда укытучы булып эшли. Казанда керәшен татарлары өчен чыга торган “Кызыл әләм” газетасының хәбәрчесе була. Җәй көне туган авылына кайтканда, авыл балаларын Зәй буена болынга алып төшеп, төрле уеннар уйната, “думбра” чиртеп (авылдашы Анна апа сүзләре) такмак әйтеп биетә, китаплар укый, әкиятләр сөйли торган булган ул.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна