Әкиятче Батулла.
Язучы-прозаик, драматург Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. 1 966 елда аның беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. Әдип иҗат эшчәнлегенең бәрәкәтле тагын бер өлкәсе — драматургия Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. Кайбыч авылы китапханәсендә “Әкиятче батулла” дигән тема астында күргәзмә оештырыла һәм күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.