Драматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камалга 115 ел «Драматург үткән юл»
Әнәс Камал 1908 елның 5 мартында Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал гаиләсендә туа.
1921-1926 елларда яшүсмер егетнең халык авыз иҗаты әсәрләренә ияреп язган беренче пьесалары ("Хуҗа Насретдин әфәнде", "Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә", "Җизнәкәй" һ.б.) Казанның бистә клублары сәхнәләрендә уйналып йөри, ә 1927 елда иҗат иткән "Биш меңле Гайнетдин" исемле ике пәрдәле комедиясе 1928 елда аерым китап булып басылып чыга. Шул ук елны Казан сәнгатьләр техникумына укырга керә. 1931-1935 елларда Беренче районара колхоз-совхоз театрының режиссеры, артисты, автор-язучысы, администраторы-директоры булып эшли. 1935 елдан 1955 елга кадәр Казанның Матбугат йортында техник һәм әдәби хезмәткәр: "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә — әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында — редактор һәм Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант вазифаларын башкара.
Әнәс Камал 1978 елның 18 мартында Казанда вафат булды.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.