«Язлар матур хатын кызлар белән»концерт
Хатын-кызлар көнен билгеләп үтү традициясе борынгы Римнан ук килә. Инде ул вакытларда ук хатын-кызларның кадерен белгәннәр, аларга чәчәкләр бүләк иткәннәр, игътибар күрсәткәннәр.
Әлеге бәйрәмне 8 март көнне билгеләп үтү тәкъдиме исә 1910 елда Копенгагенда кабул ителгән. Күпмедер дәрәҗәдә әлеге бәйрәм 1857 елда Нью-Йоркта узган вакыйгалар һәм Клара Цеткин исеме белән бәйле. Бу бәйрәм хатын-кызларның, кызларның һәм хәтта кечкенә кызларның яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. Нәкъ менә бу көнне аларга җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырый, бу көнне аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм хөрмәтенә авыл клубында «Язлар матур хатын кызлар белән» диеп исемләнгән бәйрәм концерты була. Концерт программасында вокаль коллективлар, бию коллективлары, фольклор коллективлары, шулай ук авыл клубы солистларының онытылмаслык һәм якты чыгышлары булачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.