Иҗади алан«Каникулны китап белән»
Бүгенге
дөньяда — мәгълүмәт технологияләре үсеш алган заманда — баланы китапка
җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Ни кызганыч, бүген гаиләләрдә
нәфис әдәбият, китап укыган ата-аналар еш очрамый. Чөнки китапны
телевизор, компьютер, планшет алмаштыра. Ә бит китап белән аралашу
мәдәнияте гаиләдә башлана.
Мәгълүм
ки, уку — ул буш вакытны файдалы үткәрү генә түгел, ә хәтерне яхшырту,
күзаллауны киңәйтү һәм дөрес язарга өйрәнү чарасы да. Шуңа күп
ата-аналар балада китап уку теләген ничек уятырга дип баш вата.
Психологлар китапка кызыксынуны бала чактан башларга кирәк, ди. Алар
сабый туганчы ук аңа китап укырга киңәш итә. Чөнки ана карынындагы сабый
7-8нче айларда әтисенең һәм әнисенең тавышын, сөйләшү ритмын һәм
интонациясен кабул итәргә сәләтле. Ә тугач ул, таныш шигырь яки сөйләмне
ишетеп, һичшиксез, үзенчә җавап бирәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.