«Бирнэлеклэр жыйдым сандыкка»
Узе шкаф, үзе — карават, үзе — өстәл. Йә, табышмакның җавабын кем белә? Сандык ул! Яшь киленнең бар дөньясын сыйдырган бирнә сандыгы! Туган йорт җылысы да сыйган үзенә, күз нурларын түгеп чиккән сөлге-тастымалы, яулык-күлмәкләре.Безнең дә бар иде ул. Ачкычын борсаң, челтерәп ачыла да, өй эченә җир җиләге катыш урман исе, яңа тукыма исе тарала. Сабантуйга киясе тәти күлмәкләр дә шунда, дәү әнинең кызыл башлы тастымаллары, озын чуклы ефәк шәле, күн читекләре, без курчакка күлмәк итеп йөргән изүләре, үлемтеккә дип җыйган яулыклары да… Бу йортка дәү әнинең үзе белән бергә килеп, бергә картайган ул.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Централизованная клубная система» (Районный дом культуры) Аксубаевского муниципального района РТ и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.