«Керәшенчә марафон»
КЕРӘШЕНЧӘ МАРАФОН.
🤗 ⚡ 1-21 март көннәрендә “Туганайлар” газетасы ВКонтактеда беренче керәшенчә марафон оештыра! Максатыбыз — Сезнең белән бергә интернетта, ВКонтакте челтәрендә керәшен халкыбызны төрле яклап ачу, йола-бәйрәмнәребезне, туган нигезебезне, милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү. 📌 Катнашу өчен: 1. Безнең “ТУГАНАЙЛАР — газета кряшен” (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз. 2. Әлеге постка комментарийларда ИСЕМ ФАМИЛИЯ, кайсы төбәктән булуыгызны языгыз. 3. Бу постка РЕПОСТ ясагыз (аккаунтыгыз ачык булырга тиеш) Марафонда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу шартлары: ✅1 марттан башлап, 21 көн дәвамында һәр иртә безнең төркемдә махсус марафон өчен бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) үзегезнең ВКонтакте битегездә, көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 23 мартка кадәр (22 март соңгы көн) урнаштырылып куелырга тиеш. ✅Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез. ✅Постларга иҗади килү хуплана. Сез язган постларны #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, һәркем укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч, тәрбияви постларны газетада, сайтта бастырачакбыз. Марафонга нәтиҗә ясап, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.