«Тылсымлы чәчәк»–әниләргә бүләк әзерләү
Тылсымлы чәчәк
Максат: баларны язгы табигать, табигать күренешләре белән таныштыру.
Аларны күреп, сөйләп бирергә өйрәтү, туган табигатькә сак караш тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү.
Сүзлек өстендә эш: әфсен — төпсен, таҗ тылсымлы.
Материал: яз сурәтләнгән рәсем, ромашка чәчәге, картиналар.
Шөгыль барышы.
Яшәгән ди кара урманда,
явыз убырлы карчык. Ул һәрвакыт начарлык
кына эшләп йөргән ди. Бу урман
аланында серле, тылсымлы ромашка чәчәге үсә икән. Көннәрдән беркөнне явыз убырлы
карчыкныҗ бу ромашка чәчәгенә бик нык ачуы килгән. Бу чәчәк кешеләргә шатлык бирүенә аның бик эче пошкан.Бер көнне ул чәчәк яныны килгән дә “Эфсен –төпсен бу чәчәчк шиңеп төшсен, корысын”, -дип чәчәккә начарлык
теләгән.Тик бу чәчәк бит “тылсымлы”, ”серле” чәчәк булган. Хәзер аңа карата балалар яхшылык эшләсә аның коелган таҗларына хәл кереп, ул яңадан үсеп китә икән ди. Шуңа күрә һәр таҗ яфрагы өчен бер яхшылык
эшләргә кирәк. Сез корыган, таҗлары коелган ромашка чәчәгенә булышырга ризамы, балалар?
Әгәр сез булышсагыз чәчәк үз хәленә кайтыр,
матурланыр. Менә мин сезгә хәзер биремнәр бирәм, сез дөрес җавап бирергә тырышыгыз. Биремнәрнең барысы да яз темасына, яз фасылына караган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.