«Ана җылысы-Кояш җылысы»
8 нче март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт Морзалар авылы мәктәбе укучылары катнашында узачак. Концертта спектакльдән өзекләр, Әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр hәм биюләр булачак. Концерттан соң кайнар яңа пешкән коймак, мәтрүшкәле бал белән чәй булачак. Кич белән бәйрәм дискотекасы.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзенең бизәген, халыкара хатын — кызлар көне белән тәбриклибез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән. Гомерегез буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып калыгыз!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.